Министрның беренче урынбасары Артур Галиев "Коррупциясез Татарстан " тапшыруында катнашты

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

2020 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2014 ел, № 512 карары белән расланган «2015 - 2022 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын үтәү йөзеннән, халыкка хокукый белем бирү һәм Яңа Гасыр телеканалында гражданнарга коррупциягә каршы мәгълүмат бирү кысаларында «Торак төзелеше объектлары инфраструктурасы төзелеше, коммуналь челтәрләргә технологик тоташтыру өлкәсендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау» дигән темага "Татарстан коррупциясез" тапшыруы уздырылды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча министрның беренче урынбасары Артур Галиев чыгыш ясады.
Тапшыру барышында торак төзелеше өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү тәртибе аңлатылды, торак йортларны төзегәндә һәм торак комплексларны кирәкле инфраструктура (юллар, газ, электр энергиясе, су һәм җылылык белән тәэмин итү, канализация һ.б.) белән тәэмин итү турында мәгълүмат җиткерелде. Туры эфирда республика халкыннан килгән телефон шалтыратуларына җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International