ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре баскетбол буенча ярышта катнаштылар

2012 елның 26 ноябре, дүшәмбе

       Узган шимбә көнне, 24.11.2012, Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты чыгарган “Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм ТР башкарма хакимияте органнары аппараты хезмәткәрләре арасында II Спартакиада үткәрү турындагы” карары нигезендә “Тулпар” сәламәтлек саклау комплексында баскетбол буенча ярыш үткәрелде. Ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.

       Ярышлар - дәүләт хезмәтен үтүче хезмәткәрләргә физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен шартлар тудыру һәм республика дәүләт учреждениеләрендә спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International