Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең региональ дәүләт мәгълүмат системасын булдыру буенча эшләр алып барыла

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын алып бару өчен программа тәэминатын сайлау.

Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасы уңышлы эшләп килә торган төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнү кысаларында «Мособлгеотрест» Мәскәү өлкәсе ДБУ вәкилләре белән видеоконференция үткәрелде.

Проектны эшләүчеләр тарафыннан Мәскәү өлкәсе Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасын төзү тарихы тәкъдим ителде, шулай ук әлеге системаны алып барганда җирле үзидарә органнарының, Мәскәү өлкәсе башкарма хакимияте органнарының һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең үзара хезмәттәшлеге структурасы тасвирланды. Шулай ук Мәскәү коллегалары Мәскәү өлкәсе Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасы структурасы һәм шәһәр төзелеше документациясенең төрле төрләрен бирү буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең технологик процесслары турында сөйләделәр.

Мәскәү өлкәсенең Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасы төзү тәҗрибәсе Татарстан Республикасы Дәүләт Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасын эшләгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International