ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев рәислегендә «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, Росреестр Идарәсе, «Кадастр палатасы» ФДБУ, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы чиген Чуаш Республикасы белән чиктәш җирдә узу мәсьәләләре каралды, Россия Федерациясе субъектлары арасында чик билгеләүнең проблемалы мәсьәләләре каралды.