ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә "Мәгълүмати технологияләр үзәге" ҖЧҖ (Ижевск шәһәре) тәкъдимнәрен карау буенча киңәшмә үтте. Тәкъдимнәр турында фикер алышуда Татарстан Республикасының дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гисмятов, «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ДКУ белгече Елена Әхмәтова һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Әлеге очрашу барышында "Барс Мәгълүмати технологияләр үзәге" ҖЧҖ директоры Александр Корепанов «БАРС-милек» программа продуктының функционалын күрсәтте, очрашуда катнашучылар биргән күп кенә сорауларга җаваплар бирде, шулай ук «сорау-җавап» режимында мәгълүмат тапшыруның электрон чараларын кулланып фикер алышуны дәвам итү турында килешүгә ирешелде.