ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре-сәламәт яшәү рәвеше өчен

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

2020 елның 8 февралендә «Россия чаңгы юллары - 2020» массакүләм чаңгы ярышлары үткәрелде. 2020 елда Казанда ел саен үткәрелә торган «Россия чаңгы юллары» массакүләм чаңгы ярышында 21 меңнән артык кеше катнашты.

Татарстан башкаласында Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнашучыларны дүрт мәйданчыкта кабул иттеләр: Горкино-Әмәт урман паркында, Казансу тугаенда (Гаврилов урамы буенча), Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәрендә оештырылган барлык дүрт мәйданчыкта чаңгы ярышларында катнаштылар. Министрлык спортчыларының төп өлеше Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында катнашты. Барлык катнашучылар да чаңгыда йөгерү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Аеруча министрлыкның стратегик планлаштыру һәм хосусыйлаштыру бүлеге башлыгы Миңнуллин Марсельне гомуми чабышта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өчен билгеләп үтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International