Татарстанда җир кишәрлекләре алуга хокукы булган 24 594 күп балалы гаилә бар.
2012 елның 28 ноябренә республикада күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга 21 092 гариза кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 209, Чаллы шәһәрендә – 2 032 гариза кабул ителгән.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, шәһәр округларыннан кала, барлык районнарда да җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую эше төгәлләнде дип әйтергә мөмкин. Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 20 170 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән: Казанда – 1 102, Яр Чаллыда -2221 җир кишәрлеге.
Бүгенге көндә республиканың иң топ бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 13 161 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 68,46 % тәшкил итә.
Үрнәк мисал буларак, Алексеевск һәм Биектау муниципаль районнарында җир кишәрлекләре бирү исемлегенә теркәлгән гаиләләргә җир кишәрлекләренең 100% та бирелеп бетүен әйтеп үтәргә кирәк. Спасс, Кукмара, Әтнә, Нурлат, Лаеш, Яңа Чишмә, Алабуга муниципаль районнарында элеге эшенең 99%ы башкарылган. Тагын 15 районда да күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эше 90% тан артык башкарган.
Ике районда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше 50% тан кимрәк башкарылган. Түбән Камада – 49%, Лениногорскийда – 38%.