Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә Самара өлкәсе Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы делегациясе белән эшлекле очрашу үтте. Самара өлкәсе Мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Юлия Степнова җитәкчелегендәге делегация ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләренең тәҗрибәсе белән танышты.
Делегация белән үткән очрашудагы кереш сүзендә министр Азат Хамаев Самаралыларның тәҗрибә уртаклашуга белдергән инициативаларын уңай мәгънәгә ия булуын билгеләде һәм Татарстан Җир һәм мөлкәт министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырып үтте.
Эшлекле очрашуда Самара өлкәсе вәкилләрен мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итү өлкәсенә кагылышлы сораулар кызыксындырды. Белгечләр үзара җир ресурсларын куллану нәтиҗәсен күтәрү, дәүләт катнашында оешмалар белән идарә итүне оптимизацияләү, муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү, мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендәге сораулары буенча фикер алыштылар.