2012 елның 29 ноябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә түбәндәге вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
· корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе җитәкчесе;
· корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсенең стратегик планлаштыру һәм хосусыйлаштыру бүлегенә әйдәп баручы киңәшчесе;
· мөлкәт идарәсенең дәүләт мөлкәтеннән файдалану бүлегенә әйдәп баручы консультант;
· хокук идарәсенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенә әйдәп баручы консультант;
· җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы консультанты;
· җир ресурслары идарәсенең җир сораулары буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итүне оештыру бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;
· җир ресурслары идарәсенең дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану һәм җиргә хокукны теркәүне тәэмин итү бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;
· мәгълүматлаштыру бүлегенә әйдәп баручы консультант.
Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 21 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:
· Даминова Энҗе Нуриаздан кызы;
· Шуть Валерия Игорь кызы;
· Белка Вера Викторов кызы;
· Мусина Алинә Фәрит кызы;
· Ризаева Алинә Азат кызы;
· Шәйхетдинова Анастасия Юрий кызы;
· Хәбибуллин Наил Дулфат улы;
· Меньшиков Андрей Леонид улы конкурста җиңеп чыктылар.
Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!