2020 елның гыйнвар һәм февраль айларында «Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан дәүләт милкенән файдалану һәм аның торышын тикшерү максатыннан 10 тикшерү үткәрелде, шуларның 8 е Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча үтте. Хезмәткәрләр тарафыннан Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт районында, Бөгелмә, Менделеевск, Чистай, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә урнашкан дәүләт милке тикшерелде.
Тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыкланды:
- дәүләт милкенең канәгатьләнмәслек торышы;
- дәүләт милкеннән файдаланмау.
Дәүләт милкен тикшерү нәтиҗәләре буенча 21 акт төзелде,шуларның 11 е - ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсендә күрсәтелгән объектларга карата.