Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын булдыру сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмә барышында «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге һәм «Санлы технологияләр үзәге» АҖ тарафыннан шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча дәүләт мәгълүмат системасын булдыруның техник мәсьәләләре һәм аны ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм «Санлы технологияләр үзәге» АҖ тарафыннан эшләнгән «Төзелеш» системасына кертү мөмкинлеге тикшерелде. Системаларның башлангыч техник мәгълүматлары белән алмашу турында килешенде.