ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге дәваланучыларны ашатуны аутсорсингка күчерү проектын тормышка ашыру сораулары каралды

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге дәваланучыларны ашатуны аутсорсингка күчерү проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениеләре “Республика клиник хастаханәсе” һәм “Республика балалар клиник хастаханәсе”, “Корпус Групп” компаниясе вәкилләре һәм Министрлык белгечләре катнашында үтте.

       Киңәшмәдә хастаханәләрдәге дәваланучылар саны, шул исәптән күкрәк балаларының саны күп булу сәбәпле ашау ризыкларын туктаусыз һәм вакытында китереп җиткерүне тәэмин итү сораулары күтәрелде.

       Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан “Республика клиник хастаханәсе” һәм “Республика балалар клиник хастаханәсе” Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениеләренә дәваланучыларны тукландыруны тәэмин итү өчен озак вакытка килешмә төзү нигезендә финанс чаралары белән тәэмин итү мөмкинлеген карау турында карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International