Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» "ДБУ белән берлектә архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә муниципаль берәмлекләрнең генераль планнарын әзреләүгә җаваплы муниципаль хезмәткәрләре өчен белем бирү семинарлары әзерләде. Укыту генераль планнарны, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү сыйфатын арттыру һәм процессны тизләтү максатыннан үткәрелә.
Сәламләү сүзе белән ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов, КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова чыгыш ясады.
Башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары һәм баш архитекторлар өчен укытуның беренче модуле 27-28 февральдә һәм 10 академик сәгать дәвам итә. Шәһәр төзелеше буенча лекцияләр кварталга бер тапкыр үткәрелер дип планлаштырыла.
Катнашучыларга Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салуның практик мәсьәләләре, шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә заманча законнар, генераль планнар эшләү өчен башлангыч мәгълүматлар җыю, генераль планнар составына керүче текст һәм график материаллар белән эшләү, генераль планнар эшләгәндә Интернет челтәренең ачык гео-мәгълүмат системаларын куллану, башлангыч мәгълүматларны әзерләүнең гамәли күнекмәләрен булдыру һәм генераль планнар белән эшләү турында сөйлиләр. Лекцияләрне КДАТУ, КФУ лекторлары һәм «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды " ДБУ белгечләре укый.
Белешмә: 2017 елның 31 декабрендәге 507-ФЗ номерлы Федераль закон белән РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан, капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору планлаштырылган җир участоклары урнашкан территориаль зоналар чикләре турында белешмәләр булмаганда, төзелешкә рөхсәт бирү рөхсәт ителми.