26.02.2020 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы махсуслаштырылган торак фондының ятим балалар өчен булган торак урыннарына карата торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте.
Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча идарәче оешмалар белән берлектә булган бурычларны реструктуризацияләү мәсьәләсен карау, шулай ук субсидия яки ташламалар рәвешендә өстәмә социаль ярдәм чараларын эшләү кирәклеге турында карар кабул ителде.