Бүген Болгар шәһәренең Район мәдәният йортында халык хуҗалыгы алдынгыларының традицион слеты узды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше башланганчы, анда катнашучылар мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә район предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукция үрнәкләре тәкъдим ителде.
Чараның тантаналы өлешен ачканда район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов район хезмәтчәннәренә һәм алдынгыларына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре, «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» истәлекле билгеләре, дипломнар тапшырылды. Алдынгыларны бүләкләүдә министр урынбасары Рөстәм Шәмеев катнашты.
Бүләкләү тантанасыннан соң чарада катнашучылар өчен район артистлары катнашында концерт булды.