Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 603 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 5 нче декабренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 21 129 гариза кабул ителгән.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 13 303 җир кишәрлеге бирелде (җир кишәрлекләре бирү исемлегенә кертелгән гаиләләрнең 68,36% ы).