Кичә Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга бары 14 е генә килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 6 кеше, алдагы көннәрдә кадастр инженеры аттестатларын алачак.
Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 553 кешенең кадастр инженеры аттестаты бар, шуларның 94 е аттестатларны 2012 елны алган.