2012 елның 6 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә муниципаль районнарда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эшендә килеп чыккан сораулар буенча киңәшмә үтте. Гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү процедураларын үтәгән вакытта туган проблемалы сорауларны хәл итү юллары турындагы киңәшмәгә Мөслим, Баулы, Түбән Кама, Лениногорск, Аксубай, Әлки, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнарының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре чакырылган иде.
Киңәшмәдә район Палаталары рәисләренең күп балалы гаиләләрдән килгән гаризалар санының түбән булу сәбәпләре турындагы чыгышлар тыңланылды. Күп балалы гаиләләрнең Аксубайда 25%, Әлкидә – 20%, Баулыда – 57%, Кама Тамагында -46%, Тәтештә – 46% ы гына җир кишәрлекләре алуга теләк белдереп гариза язганнар. Район вәкилләре аңлатуынча, күрсәтелгән муниципаль районнар авыл хуҗалыгы районнары булып саналалар һәм монда җирләрнең арзан булуы сәбәпле күп балалы гаиләләрдә мондагы җир кишәрлекләре кызыксыну уятмыйлар.
Киңәшмәдә шулай ук күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү күрсәткечләренең түбән булу сәбәпләренә дә ачыклык кертелде. Әлеге эшнең 67% ы гына башкарылган Мөслим районы Палата җитәкчесе, министрның беренче урынбасарына әле бүгенге көннәрдә генә 77 кадастр паспорты әзер булуы, җир кишәрлекләре сайлау башкарылуы һәм 06.12.2012 көненә 90% эш башкарылуы хакында җиткерде. Ел ахырында Мөслим районындагы җир кишәрлекләре алуга теләк белдергән күп балалы гаиләләрнең барысы да җирле булачак, диде. Баулы районында урам исемнәре үзгәрү сәбәпле тоткарлык килеп чыккан. Түбән Кама һәм Лениногорск районнарында төп сәбәп булып, шәһәрдә торучы гаиләләрнең шәһәр читендәге торак пунктлардагы җирләрне алырга теләмәүләре.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, ТР муниципаль районнарының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләренә җир кишәрлекләреннән баш тарткан һәр гаилә белән аерым аңлату эшләре алып барырга киңәш ителде һәм 2013 елның 1 гыйнварына күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эшенең 80%ын башкарырга кирәк дигән күрсәтмә бирелде.