ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» ФДБУ, «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ һәм «Рослесинфорг»ФДБУ филиалы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды.
Көн тәртибендә Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасы арасындагы чикнең бәхәсле участоклары мәсьәләләре каралды, Татарстан Республикасы һәм Чуаш Республикасының чиктәш урманчылыклары арасында чикне узу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Бүгенге көндә 122 дәгъвәле участокының 6 сы хәл ителмәгән. Нигездә, бу урманчылыкларның участоклары: урман фонды җирләрен ике тапкыр исәпкә алуга китерә торган урманчылыклар чикләрен билгеләү, урман фонды җирләрен исәпкә алып бетермәүгә китерә торган чикләр арасында зур күзәтүләр, урманчылыкларның аерым участокларының координаталарын урнаштыруда реестр хаталары.