Фәнил Әһлиуллин хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм ветераннарга истәлекле билгеләр тапшырды

2020 елның 6 марты, җомга

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре  һәм ветераннары катнашында Халыкара хатын-кызлар көне 8 март  бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды. 

Министр Фәнил Әһлиуллин ир-атлар хезмәткәрләре исеменнән министрлыкның хатын-кызларны язгы бәйрәм белән котлады, намуслы хезмәтләре, Министрлык алдына куелган бурычларны уңышлы үтәүләре өчен рәхмәт белдерде. Министр ветераннарның республика икътисадын реформалауга зур өлеш кертүен аерым билгеләп үтте һәм тантаналы шартларда аларга «Татарстан АССРның 100 еллыгы»истәлекле билгеләрен тапшырды.

Шулай ук чара барышында Министрлык хезмәткәрләрен министрның беренче урынбасары Артур Галиев, ветераннар советы рәисе Михаил Виноградов һәм башка чыгыш ясаучылар да җылы котладылар. Барлык котлаучылар да министрлык эшчәнлегендә һәм гомумән, хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызларның зур ролен билгеләп үттеләр.

Чарада катнашучылар өчен артистлар башкаруында бәйрәм концерты күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International