ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә хокуклары теркәлмәгән күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, шулай ук "Дәүләт кадастры үзәге" ДБУ вәкилләре катнашты. Киңәшмә кысаларында муниципалитетлар тарафыннан күчемсез милек объектларына инвентаризация үткәрүнең барышы турында мәгълүмат каралды, шулай ук булган мәсьәләләр буенча фикер алышынды.