Бүген, 10.12.2012 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев җитәкчелегендә үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 11 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 миллиард 22 миллион сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның 11 аенда бюджет йөкләмәсенең 89 % ы үтәлде.
Шул исәптән, 2012 елда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 71,6 миллион сум - план 124,5 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 299,6 миллион сум – план 134,8% ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 94,9 миллион сум – план 211 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 145,6 миллион сум акча кергән – план 242,7%ка үтәлгән;
дивидентлардан – 116,9 миллион сум – план 23,4%ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 74,8 миллион сум акча кергән – планның 118,8 % ка үтәлгән.