12.03.2020 министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле катнашында 2020 елгы декларация кампаниясенә багышланган укыту семинары узды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору законнары үтәлешен күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Роберт Вәлитов һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында коррупциягә каршы тору өчен җаваплы Евгения Москаленко чыгыш ясадылар.
Семинар барышында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирүнең проблемалы мәсьәләләре, шулай ук керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү һәм 2020 елга тиешле белешмә формасын тутыру мәсьәләләре буенча Методик рекомендацияләрнең төп нигезләмәләре турында сөйләштеләр.