ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре Коррупциягә каршы беренче Бөтенроссия яшьләр форумы ачылышында катнаштылар

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Беренче Бөтенроссия Яшьләр коррупциягә каршы форумы ачылды. Аның эшендә илнең 75 регионыннан вәкилләр катнаша.

Форум Казанда 12-15 мартта узачак һәм Россиядә яшьләр арасында коррупция проблемасын бергәләп хәл итүнең башлангыч ноктасы булачак. Эш программасы коррупциягә каршы тору өлкәсендә иҗтимагый оешмалар эшен тәкъдир итүне, шулай ук уңышлы тәҗрибәне Россия Федерациясенең башка субъектларына таратуны үз эченә ала. Шулай ук Яшьләр коррупциягә каршы проектларын гамәлгә ашырганда төбәкләрдә булган проблемалар да ачыкланачак һәм эшләнәчәк.

Чарада министрның беренче урынбасары Артур Галиев һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында коррупциягә каршы тору өчен җаваплы зат Евгения Москаленко катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International