Фәнил Әһлиуллин «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе президиумы утырышында катнашты

2020 елның 13 марты, җомга

Кичә "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе президиумының агымдагы елда беренче утырышы булды.

Президиум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, республика министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре һ. б. катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр буларак, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру, ТР торак пунктлары чикләре турында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү, муниципаль милектә булган гидротехник корылмаларны тоту мәсьәләләре каралды.

Торак пунктлар чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертү буенча эшләрнең барышы турында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин чыгыш ясады. Үзенең докладында ул әлеге эшнең Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды белән берлектә алып барылуын һәм 2020 ел ахырына кадәр 407 муниципаль берәмлекнең генераль планнарын эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Фәнил Әһлиуллин шулай ук әлеге эшләр барышында барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләрне билгеләде, муниципалитет җитәкчеләренә әлеге проблемаларга игътибар итәргә һәм башлангыч мәгълүматны бирүдә аеруча игътибарлы булырга чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International