Зиратларны карап тоту һәм саклау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә узды

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә видеоконференция режимында зиратларны карап тоту һәм саклау, шулай ук күмелгән урыннар урнашкан җирләрне рәсмиләштерү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Росреестрның ТР буенча идарәсе, «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең ТР буенча филиалы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе, Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча җирле үзидарә органнарына зиратлардагы участокларны рәсмиләштерергә һәм тиешле категориягә китерергә кушылды.

Татарстан Республикасында 3 677зират бар, шуларның:

- рәсмиләштерелгән – 2 716;

- өлешчә рәсмиләштерелгән – 106;

- рәсмиләштерелмәгән-855.

Нигездә зиратлар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан.

Мондый җирләрне законнарга туры китерү максатыннан кирәк:

- сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр буларак зиратларны урнаштыру өчен каралган җир кишәрлекләрен ызанлау, Формалаштыру һәм кадастр исәбенә кую буенча кадастр эшләрен башкару;;

- җир кишәрлеге категориясен сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җиргә күчерү.

01.01.2020-13.03.2020 чорда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән сәнәгать җирләре категориясенә 356 кишәрлек күчерелде.

Хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинетында 156 кишәрлекне сәнәгать җирләре категориясенә күчерү, 249 җир кишәрлеген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына күчерү эше карала .

108 участок буенча ТР Министрлар Кабинетының бер категориядән икенчесенә күчерү турындагы карар проектлары әзерләнгән. 78 җир кишәрлеге буенча кисәтүләр ачыклану сәбәпле, тапшырылган документларны җирле үзидарә органнары тарафыннан эшләп бетерү таләп ителә, 71  - карауда.

Видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү темпларыннан артта калган Әлмәт, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әтнә, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Нурлат, Кама Тамагы, Түбән Кама, Тәтеш, Чистай, Биектау, Яшел Үзән районнары вәкилләренең чыгышлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International