Республикада яшәүче 21376 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

       Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 704 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 12 нче декабренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 21 376 гариза кабул ителгән.

       Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 13 655  җир кишәрлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International