Кичә, 17.12.2012, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре өчен “Россия Федерациясендә гражданлык законын реформалаштыру” темасына уку семинары уздырылды. Семинарны республикадагы гражданлык законы өлкәсендәге алдынгы белгечләрнең берсе, КФУ гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты – Фәридә Хәмидуллина алып барды.
Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре гражданлык-хокукый законлыклары белән тыгз бәйләнештә улганган күрә. Семинар темасы министрлыкның барлык хезмәткәрләре өчен дә мөһим һәм актуаль булды. Шуңа күрә дә лектор чыгышы тыңлаучылар арасында нык кызксынучанлык уятты һәм һүп санлы сораулар һәм комментарияләр белән алып барылды. Бәхәсләшүдә иң актив катнашучы министр Азат Хамаев булды. Бу чара министрлык хезмәткәрләрен Россия Федерациясендәге хокукый үзгәрешләргә әзерләүнең бер мөһим адымы булды.