Марсель Миңнуллин Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертелде

2020 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы карары белән Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре исемлеге расланды. Аны булдыруның төп максаты - Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең абруен күтәрү һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри хезмәт эшчәнлегендәге казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану.
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Стратегик планлаштыру һәм хосусыйлаштыру бүлеге башлыгы, шулай ук Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән барлык дәүләт хезмәткәрләрен чын күңелдән тәбрик итә һәм аларга киләчәктә дә уңышлар тели.
Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасы Рәсми порталының «Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәт» бүлегендә урнаштырылган http://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International