Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 115,69 миллион сум салым булмаган табыш керде

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

2020 елның 31 мартына булган мәгълүматлар буенча, дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 115,69 миллион сум салым булмаган табыш керде. Татарстан Республикасы бюджеты алдында бюджет йөкләмәсе 31.03.2020 көненә 23,26% ка үтәлгән.

Шул исәптән, статьялар буенча, 2020 елның 31 мартына Татарстан Республикасы бюджетына керде:

мөлкәтне арендалаудан-23,78 млн. сум – план 38,5% ка үтәлгән;

җир арендалаудан-16,23 млн. сум – план 21,3% ка үтәлгән;

сервитуттан-0,56 млн. сум – план 18,1% ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан-26,37 млн. сум – план 87,9% ка үтәлгән;

ышанычлы идарәдән-46,79 млн. сум– план 74,2 % ка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International