Авыл хуҗалыгы өчен бирелгән җир кишәрлекләрен сату турындагы сораулар каралды

2012 елның 21 декабре, җомга
       2012 елның 20 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы өчен бирелгән 4070 га җир кишәрлекләрен сату турындагы сораулар каралды. Алексеевск, Яшел Үзән, Нурлат муниципаль районнарын җирлегендәге бу җир кишәрлекләре “Агрохолдинг Красный Восток” ААҖ озак срокка арендага бирелгән иде.

       Киңәшмә барышында “Агрохолдинг Красный Восток” ААҖ әлеге җирләр урнашкан җирле үзидарә органнарына әлеге сорауны карау һәм килештерү өчен җир кишәрлекләре бәяләмәсе турында исәп-хисапны җибәрергә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International