Республикада яшәүче 21 445 күп балалы гаиләдән җир кишәрлекләре алу өчен гариза кабул ителде

2012 елның 21 декабре, җомга

       Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 736 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 19 нчы декабренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 21 445 гариза кабул ителгән.

       Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 14 211  җир кишәрлеге бирелде (җир кишәрлекләре бирү исемлегенә кертелгән гаиләләрнең 72,66% ы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International