19.12.2012 яңа эксплуатациягә кергән дәүләт милкен түләүсез файдалануга килешмә төзү буенча аукцион үткәрелде. Әлеге дәүләт милке - Татарстан Республикасының Спасский районының Ржавец торак пункты янындагы Болгар шәһәрен су белән тәэмин итүче суүткәргеч корылмалар.
Аукцион нәтиҗәләре буенча Болгар шәһәрен су белән тәэмин итү өчен махсуслашкан оешма белән 5 елга килешмә төзеләчәк.