Мәгълүматлар буенча, Татарстанда бүгенге көндә 24 817 күп балалы гаиләнең җир кишәрлекләре алуга хокукы бар.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләренең агымдагы елның 26 нчы декабренә булган мәгълүматлары буенча, күп балалы гаиләләрдән җир кишәрлекләре алу өчен 21 581 гариза кабул ителгән.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында,Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 14 749 җир кишәрлеге бирелде (җир кишәрлекләре бирү исемлегенә кертелгән гаиләләрнең 75,61% ы).