Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча гражданнарның аерым категорияләренә җир кишәрлекләре бирү буенча гамәлләр алгоритмы каралды һәм алга таба коллегиаль фикер алышу өчен мәсьәләләр билгеләнде.