Җир асты байлыкларына кагылышлы законга үзгәрешләр кертелә

2020 елның 24 апреле, җомга

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында  «Җир асты байлыклары турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Бу нисбәттән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев закон проектына төзәтмәләр таблицасы тәкъдим итте.

"Әлеге закон проектына безнең Комитет тәкъдим итә торган үзгәрешләр «Җир асты байлыклары турында» 2019 елның 2 декабрендәге 396-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә  бәйле рәвештә эшләнде, – диде ул. –  Бу үзгәрешләр нигезендә җир асты байлыкларыннан файдалануның яңа төре кертелә. Ул  – авыр чыгарыла торган файдалы казылмаларны геологик өйрәнү, разведкалау һәм чыгару технологияләрен эшләү өчен җир асты байлыкларыннан файдалану.  Әлеге максатлар өчен җир асты байлыклары файдалануга бирелә торган  файдалы казылмаларның конкрет төрләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк".

Шулай ук җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга алда әйтеп үткән процесс вакытында  авыр чыгарыла торган файдалы казылмаларны чыгару хокукы да бирелә. Мондый хокук бирүнең нигезләре һәм  файдалану сроклары  кабул ителгән Федераль законда билгеләнгән. Федераль закондагы үзгәрешләрне «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законында чагылдыру таләп ителә.

Депутатлар төзәтмәләр таблицасын  хуплады. Закон проекты икенче укылышта кабул ителде  һәм эшләп бетерү өчен Комитетка җибәрелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International