24.04.2020 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» Коммерциячел булмаган оешма, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында беренче дәүләт контракты кысаларында беренче чираттагы 58 торак бинаны сатып алуның мөмкин булган сроклары аныкланды һәм икенче дәүләт контракты кысаларында сатып алырга тәкъдим ителә торган 291 торак бинаны файдалануга тапшыру вакыты турында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы адресына мәгълүмат җибәрү кирәклеге турында карар кабул ителде.