Күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга 21 625 гариза кабул ителгән

2013 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

       2013 елның 09 гыйнварына республикада күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга 21 625 гариза кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 278, Чаллы шәһәрендә – 2 406 гариза кабул ителгән.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, барлык районнарда да һәм Яр Чаллы шәһәрендә җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую эше төгәлләнде дип әйтергә мөмкин. Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 20 849 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән: Казанда – 1 103, Яр Чаллыда -2306 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 14 845 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 75,64 % тәшкил итә.

       Үрнәк мисал буларак, Алексеевск, Буа, Кукмара, һәм Теләче муниципаль районнарында җир кишәрлекләре бирү исемлегенә теркәлгән гаиләләргә җир кишәрлекләренең 100% та бирелеп бетүен әйтеп үтәргә кирәк. Тагын 30 районда, шул исәптән Яр Чаллы шәһәрендә күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эше 90% тан артык башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International