2020 елның маенда «Республика мөлкәт казнасы» Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан чит оешмалар белән төзелгән йөкләмәләр буенча Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә итү хокукында беркетелгән транспорт чараларын сату буенча электрон формада 3 аукцион үткәрелде. Әлеге аукционнарда гомуми суммасы 218 900 сум булган, башлангыч бәясе 173 000 сум булган 3 транспорт чарасы сатылды.
Электрон формада аукционнар «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖнең sale.zakazrf.ru электрон мәйданчыгында үткәрелә . Торглар үткәрү турында бөтен мәгълүматны Россия Федерациясенең www.torgi.gov.ru рәсми сайтында , www.mzio.tatarstan.ru ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында ("аукционнар һәм конкурслар/дәүләт мөлкәтен сату» бүлекләре), һәм sale.zakazrf.ru электрон мәйданчыкта таба аласыз.