Фонд аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү турында закон проектларын әзерләде

2020 елның 26 мае, сишәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм аның статусы турында», «Биектау муниципаль районы «муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында», «Лаеш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын әзерләде».

Закон проектларына муниципаль берәмлекләр чикләренең карта-схемалары һәм җентекле тасвирламасы кертелгән.
Республиканың Лаеш һәм Биектау муниципаль районнарында Биектау авыл җирлеге һәм Матюшино авыл җирлеге чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар уздырылды, шулай ук Казан шәһәрендә ачык тыңлаулар уздыру планлаштырыла.
Әлеге инициатива ярдәмендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясенә 150,5 га мәйданлы Биектау районының «Фәнни шәһәрчек» не һәм Матюшино авыл җирлеген кушу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International