Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында (ZOOM) «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Видеоконференцэлемтә режимында катнашучылар Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының территориаль планлаштыру документларын эшләү һәм килештерү турында фикер алыштылар.