Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең кадастр бәясе нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертелде

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

20.05.2020 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.04.2020 ел, № 1275-р боерыгы теркәлде. Ул, «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ тарафыннан яңадан каралган җир кишәрлекләренә карата дәүләт кадастр бәясен үткәргәндә файдаланылган белешмәләрнең дөрес булмавына нигезләнеп, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертә.

Күрсәтелгән боерык 20.05.2020 көнне Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми сайтында басылып чыкты pravo.tatarstan.ru һәм басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

Әлеге боерык белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең рәсми сайтындагы "Дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне дәүләт кадастр бәяләүнең гамәлдәге нәтиҗәләре" бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International