Татарстанда күп балалы гаиләләргә 15 039 җир кишәрлеге бирелде

2013 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

       2013 елның 09 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 19 297 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 3 710, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 283 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 21 545 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 735, Яр Чаллыда -2306 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 15 036 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 77,92 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International