Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә Волгоград өлкәсенең Дәүләт милке белән идарә итү министры Марина Леонтьева катнашында эшлекле очрашу узды. Очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчелек составы катнашты. Алар кунакны министрлык эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
Очрашудагы кереш сүзендә министр Азат Хамаев Волгоград өлкәсе министрының тәҗрибә уртаклашуга белдергән инициативасын уңай мәгънәгә ия булуын билгеләде һәм Татарстан Җир һәм мөлкәт министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырып үтте.
Эшлекле мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итү өлкәсенә кагылышлы сораулар кузгатылды. Белгечләр үзара җир ресурсларын куллану нәтиҗәсен күтәрү, дәүләт катнашында оешмалар белән идарә итүне оптимизацияләү, муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү, мәгълүмати технологияләрне үстерү өлкәсендәге сораулары буенча фикер алыштылар.