Республикада 567 кешедә кадастр инженеры аттестаты бар

2013 елның 18 гыйнвары, җомга

       Кичә Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 17 се килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.

       Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада 567 кешенең кадастр инженеры аттестаты бар, шуларның 9 ы аттестатларны 2013 елны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International