Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 15.07.2019 №2202-р боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать җирләренә һәм башка махсус максат белән кулланыла торган җирләргә дәүләт кадастр бәяләү үткәрелә. Хәзерге вакытта дәүләт кадастр бәяләү үтәргә тиешле күчемсез милек объектлары исемлеген эшкәртү эшләре тәмамланды.
«Дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясындагы 9 пункты нигезендә әлеге исемлекне эшкәртү нәтиҗәләре «Дәүләт кадастр бәяләү нәтиҗәләре» бүлеге – «Дәүләт кадастр бәяләү үткәрү» бүлекчәсе – «Исемлекне эшкәртү нәтиҗәләре» бүлекчәсе – «Сәнәгать җирләрен һәм башка махсус максат белән кулланыла торган җирләрне дәүләт кадастр бәяләү» бүлекчәсендә урнаштырылган.