ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары ЭдуарДияров җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы белгече вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды.
Конкурста 3 претендент катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп Наталья Краснова билгеләнде.
Шулай ук аттестация комиссиясе алдында 9 дәүләт граждан хезмәткәре вазыйфаларына тәңгәл килүгә һәм 3 дәүләт граждан хезмәткәре үзләренең һөнәри хезмәт эшчәнлеген бәяләү нигезендә класслы чин бирү максатыннан квалификация имтиханы тапшырдылар.
Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.
Аттестация комиссиясенең бердәм тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, аттестацияләнүче барлык хезмәткәрләр дә биләгән вазыйфаларына туры киләләр, ә 3 дәүләт граждан хезмәткәренә тиешле класслы чиннар биреләчәк.