14 һәм 18 нче гыйнвар көннәрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә җир мөнәсәбәтләрен җайга салу сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә ТР юстиция министрлыгы, ТР торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР буенча “Федераль кадастрлар палатасы” һәм бу сорау белән кызыксынган башка оешма вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмәдә җир мөнәсәбәтләрен җайга салу сораулары, шул исәптән, 2012 елның 31 декабрендә шәһәр төзелеше законнарынагы кайбер нормалар гамәлгә керү сәбәпле, җир кишәрлекләрен бер категориядән икенче категориягә күчерү, җир кишәрлекләрен торак пункт чикләренә кертү карарларын кабул итү тәртибе каралды һәм тиешле тәкъдимнәр кертелде.