Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2020 елның 31 нче май торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 177,07 миллион сум акча керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 35,60 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 36,60 миллион сум - план 59,2 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 25,71 миллион сум – план 33,7 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 0,91 миллион сум – план 29,4 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 53,46 миллион сум – план 178,2 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 52,61 миллион сум – план 83,4 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 2,4 миллион сум – план 1,8 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 5,64 миллион сум - план 16,5 %;
дивидентлар – 0,04 миллион сум акча кергән - план 0,1 % ка үтәлгән.