23.01.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә аэропорт җирлегендә булган яңа командно-дипетчерлык пунктын ТР милкеннән федераль милеккә тапшыру турында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы милкенә “Халыкара аэропорт “Казан” ААҖ, җирләре, “РФ һава хәрәкәтен оештыру буенча дәүләт корпорациясе” федераль учреждениесенең күчемсез милек объектлары һәм алар урнашкан җир кишәрлекләрен кабул итү сораулары да каралды.
Киңәшмәдә, кызыксынучы якларның “Халыкара аэропорт “Казан” ААҖ, җирләре һәм “РФ һава хәрәкәтен оештыру буенча дәүләт корпорациясе” федераль учреждениеләренең эшчәнлеге өчен мөһим булган мөлкәт алышуны тәэмин итү эше тәртибе килешенелде.